- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Кичү елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 75 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Сосновка исеме белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. Авылда барин утары була.
Авыл аша Себер тракты уза.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә, 1984 елның 3 июленнән – Түбән Кама районында.
Хәзер – Сосновка авыл җирлеге үзәге.
1930 елларда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла. 1959 елдан авыл – берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз үзәк утары (шулай ук хуҗалыкка Тау Иле, Тетвель, Олы Сосновка авыллары, Троицкий поселогы керә), 1963 елда “Рассвет” колхозы итеп үзгәртелә.
1986 елдан “Нижнекамскнефтехим” акционерлык җәмгыятенең “Рассвет” ярдәмче хуҗалыгы эшли, 1997 елдан “Нефтехимагропром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2020 елдан “Агромолл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1969 елда сигезьеллык мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1984 елда аның каршында интернат эшли башлый, 1971 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Мәдәният йорты (2012 елда яңа бина төзелә), китапханә (1979 елда авылга Троицкий поселогыннан күчерелә, шәхси йортта, 2008 елдан авыл җирлеге хакимияте бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (2019 елда яңа бина төзелә).
Мәдәният йортында “Родные напевы” рус фольклор ансамбле (2013 елдан, 2021 елдан халык ансамбле, оештыручысы – В.И.Вилкова), “Рябинушка” һәм “Жемчужина” рус вокаль (икесе дә – 2013 елдан), балалар “Веселушки” рус фольклор ансамбле (2013 елдан), “Движение” бию коллективлары (2021 елдан) эшли.
Авылда 2021 елда В.В.Козлов акчасына төзекләндерелгән “Благодатный” чишмәсе бар.
1859 елда – 71,
1897 елда – 46,
1908 елда – 67,
1920 елда – 185,
1926 елда – 218,
1938 елда – 276,
1949 елда – 253,
1958 елда – 197,
1970 елда – 228,
1979 елда – 176,
1989 елда – 209,
2002 елда – 554,
2010 елда – 545,
2022 елда – 435 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.