Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Мазино, Викторовка исемнәре белән телгә алына.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, алпавыт Катанскийлар милкендә була. Җирбиләүчеләр арасында – офицер, җәмәгать эшлеклесе, IV Дәүләт Думасы әгъзасы Н.В.Катанский. Ул үзенең йортында ятим балалар өчен приют ача, шуңа бәйле авыл Приют-Шуран дип атала.

XX йөз башында авылда су тегермәне, 2 ашлык киптергеч, бөртекле ашлык яргыч, икмәк саклау кибете була.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, арба һәм чана ясау кәсепчелеге тарала.

Авыл җәмәгатенең имана җире 105 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Керәш-Шуран авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда беренче колхоз оештырыла, озакламый таркала. 1933 елда “Париж коммунасы” колхозы (беренче рәисе – П.М.Новиков) оештырыла, 1950 елда – берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхоз, 1958 елда “Коммунизм” колхозы составына керә. 1963 елда “Авангард” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан “Авангард” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1925 елда башлангыч мәктәп (Катанскийлар йортында урнаша) ачыла, соңрак ябыла.

Халык саны

1858 елда – 136,
1870 елда – 193,
1884 елда – 266,
1920 елда – 379,
1926 елда – 312,
1938 елда – 523,
1949 елда – 438,
1958 елда – 349,
1970 елда – 235,
1979 елда – 184,
1989 елда – 100,
2002 елда – 76,
2010 елда – 70,
2017 елда – 66 кеше (руслар).