- РУС
- ТАТ
журналист
1888 ел, Уфа губернасы, Златоуст өязе Арыслан авылы – 1958 ел, Казан.
«Рәсүлия» (Троицк шәһәре), «Галия» (Уфа шәһәре, 1910) мәдрәсәләрен тәмамлый.
1912–1914 елларда «Дар әл-мөгаллимин» («Укытучылар йорты», Уфа) мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
1926 елда Томск педагогия техникумында, 1927 елда Мәскәүдә Асадуллаев мәктәбендә эшли, 1929–1934 елларда Мәскәү Шәрекъ халыклары коммунистик университетында татар теле һәм әдәбияты укыта.
1948 елда Совет хөкүмәтенә каршы эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына, 1956 елда аклана.
1956–1958 елларда Татар укытучылар белемен күтәрү институтында рус теле һәм әдәбияты кабинеты методисты.
1908 елдан «Казан мөхбире», «әл-Ислах», «Тормыш», «Ил» газеталарында татар мәктәпләренең, укытучыларның авыр хәле турында, белем бирү системасын үзгәртергә кирәклеге хакында мәкаләләр, татар язучылары әсәрләренә, «Сәйяр» труппасы тарафыннан куелган спектакльләргә рецензияләр бастыра.
1912 елларда Искәндәров тарафыннан төзелгән «Белек йорты» хрестоматиясе дөнья күрә, анда татар шагыйрь һәм язучылары әсәрләреннән өзекләр, Идел буе халыклары фольклоры турында, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясыннан мәгълүматлар, астрономия буенча мәкаләләр туплана.
Октябрь революциясеннән соң Уфада «Ил теле» газетасын чыгаруны оештыра, «Кызыл яу» газетасында (Бөгелмә шәһәре), «Сәнәк» журналында (Уфа) хезмәттәшлек итә.
Бөек Ватан сугышы елларында Арча педагогия училищесендә уку-укыту бүлеге мөдире, рус теле укытучысы була.
Мәһдиев М. Г.Ибраһимов әсәрләрендәге образларның прототиплары // Казан утлары. 1977. № 1.
Ахунов А. Новые штрихи к биографии педагога Халима Искандерова // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2003. № 1/2.
Автор – Ф.И.Ибраһимова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.