Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Ивановское, Иштирәк заводы (чишмә исеменнән ясалган) исемнәре белән телгә алына.

Якынча 1739 елда авыл янындагы җирләрне сәүдәгәр С.Е.Иноземцев арендага ала, анда ул Иштирәк бакыр заводын төзетә һәм 1751 елда эшләтеп җибәрә (ике бакыр эретү миче була; 1783 елда 50 кеше эшли, 437 пот бакыр рудасы җитештерелә). 1769 елда заводкка Н.Рычков килеп китә. 1773 елда завод Е.И.Пугачёв отрядлары тарафыннан җимертелә, 1775 елның гыйнварында кабат эшли башлый.

1820 елларда – предприятиенең хуҗасы сәүдәгәр М.Ярцев, 1840 елларда подполковник хатыны О.И.Берг (авылның хәзерге атамасы аның исеме белән атала) була. 1851 елда завод ябыла, соңрак аракы ясау заводы итеп җиһазлана.

1851 елдан халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү, арба, тәгәрмәч ясау, урман кисү кәсепчелеге тарала. 1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда алпавыт утары (совет чорында бинасында мәктәп урнаша, соңрак сүтелә), кәшәнә, аракы, поташ, фарфор заводлары, су тегермәне, 10 вак-төякләр кибете була, атна саен якшәмбе базары эшли; XX йөз башында чиркәү (1895 елдан, сүтелә), чиркәү-приход мәктәбе, 2 су тегермәне, 10 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1038,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Метрәй авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Завод” колхозы (беренче рәисе – Н.Собакин) оештырыла, 1958 елда “Туры юл” (Метрәй авылы) колхозы белән Калинин исемендәге колхозга берләштерелә. 1994–2004 елларда “Метрәй” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Халкы күбесенчә “Ольгино” крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1932–2013 елларда башлангыч мәктәп эшли.

1941–1943 елларда авыл Ленинградтан эвакуацияләнүчеләрне, шул исәптән балаларны кабул итә, алар өчен 1942–1950 елларда 69 нчы балалар йорты эшли.

Халык саны

1795 елда – 238 ир-ат;
1870 елда – 1089,
1897 елда – 921,
1920 елда – 950,
1926 елда – 870,
1938 елда – 637,
1949 елда – 601,
1958 елда – 311,
1970 елда – 225,
1979 елда – 154,
1989 елда – 112,
2002 елда – 86,
2010 елда – 78,
2017 елда – 76 кеше (руслар).