Авылга XVII йөзнең уртасында нигез салына.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар, шул исәптән керәшеннәр). Халыкның төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1834 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була, 1876 елда аның урынына яңасы төзелә. XX йөз башында авылда 2 мәчет эшли (1930 елларда ябыла, манарасы киселә, бина авыл клубына бирелә).

XX йөз башында авылда мәктәп (1886 елда 42 ир бала, 1895 елда – 32 ир бала һәм 8 кыз бала укый), рус-татар мәктәбе, 5 вак-төяк кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2090,5 дисәтинә тәшкил итә.

1911 елда янгын вакытында авылның күп өлеше юкка чыга.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Түбән Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Түбән Әлки авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Яңа юл” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Шиһапов), 1951 елдан “Яңа көч” совхозы составында була. 2005 елдан “Яңа көч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Яңа көч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (бинасы 1965 елда төзелә, 2006 елдан Түбән Әлки урта мәктәп филиалы), балалар бакчасы (1965 елдан), клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Дамир” мәчете (2004 елдан) бар.

1982 елда клуб өчен яңа бина төзелә. 2009 елдан “Тургай” фольклор, 2015 елдан “Нур” үзешчән театры коллективлары эшли, икесенең дә җитәкчесе – Ф.Т.Мингазова.

Авылның тирә-ягында археология истәлеге – Болгар чоры авыллыгы табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Ф.Булатова (1906–1985) – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты;

Д.К.Дамиров (1936 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, КПССның Әлки (1970 елдан) һәм Арча (1982 елдан) райкомының беренче секретаре, ТРның Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты рәисе (1988–1996 елларда), ТРның дәүләт орлыкчылык инспекциясе федераль башлыгы (1999–2008 елларда);

И.И.Мәхмүтова (1939 елда туган) – актриса, режиссер, драматург, Татар Республика күчмә театрының сәнгать җитәкчесе (1991–1993 еллар), ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты;

Р.И.Мотыйгуллина (1950 елда туган) – актриса, ТССРның халык артисты, РФнең атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 108 ир заты,
1859 елда – 767,
1897 елда – 1008,
1908 елда – 1189,
1926 елда – 729,
1938 елда – 879,
1949 елда – 718,
1958 елда – 868,
1970 елда – 692,
1979 елда – 579,
1989 елда – 413,
 2002 елда – 370,
2010 елда – 276,
2015 елда – 286 кеше (татарлар).