Тарихы

1747 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Чирмеш Бүләр исеме белән телгә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1896 елда авылда рус-чирмеш училищесе ачыла (1903 елда 26 ир бала һәм 3 кыз бала укый). XX йөз башында Халык мәгарифе министрлыгының земство мәктәбе, 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1156,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Исәнсеф авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ленин исемендәге һәм “Пеледыш” колхозлары оештырыла, 1959 елда Сталин исемендәге колхоз (Усаклык поселогы) белән “Пеледыш” колхозына берләштерелә, 1963 елда берләштерелгән “Урожай” колхозы составына керә, 1991 елда “Пеледыш” колхозы составында (Мари Бүләр авылы һәм Усаклык поселогы) аерылып чыга, 1994 елда берләштерелгән “Яңа Сәет” колхозы (Яңа Сәет, Мари Бүләр авыллары, Усаклык поселогы) составында. 1995 елдан “Яңа Сәет” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

1934 елда трахоматоз пункты була. 1988 елда сусаклагыч төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 еллар башында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1940 елда – урта, 1942 елда –җидееллык, 1967 елда – тулы булмаган урта (1980 елда яңа бина төзелә), 1990 елда – урта, 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1988 елдан мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (оештыручысы – Р.Х.Дусадбеков).

Авылда клуб (1965 елда яңа бинада ачыла, 1977 елда янгыннан соң аңа кибет бинасы бирелә), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында) бар. 2015 елда күп функцияле үзәк төзелә, анда балалар бакчасы (1990 елда ачыла), почта, китапханә (1947 елда ачыла) урнаша.

Клуб каршында “Полер кас” халык фольклор коллективы (1986 елдан, 2003 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – А.Азибаева), “Ош пеледыш” театр коллективы (2014 елдан), хореография коллективы (2015 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

А.С.Япиев (1929–2011) – стоматолог, медицина фәннәре докторы, Удмурт Республикасының атказанган уйлап табучысы.

Халык саны

1870 елда – 669,
1926 елда – 756,
1938 елда – 590,
1949 елда – 536,
1958 елда – 381,
1970 елда – 440,
1979 елда – 360,
1989 елда – 265,
2002 елда – 288,
2010 елда – 276,
2017 елда – 245 кеше (марилар).