Тарихы

XVII йөз башында нигез салына. Беренче исеме – Салыдурун. 1938 елга кадәр Сасыбурун дип атала.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше, тимерчелек, тәгәрмәч ясау кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча – авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2410 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Симәк авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Мәгариф” колхозы (беренче рәисе – Арсланов) оештырыла. 1959 елда аның составына “Венера” колхозы (Симәк авылы) керә. 1961 елда берләштерелгән “Алга” колхозы составында.

1991 елда “Мәгариф” колхозы (Елгабаш, Кызылъяр авыллары) составында аерылып чыга. 1994 елдан “Мәгариф” күмәк предприятиесе, соңрак “Урожай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1917 елдан), клуб (1970 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан яңа күп функцияле үзәк бинасында), ветеринария пункты, “Әбүбәкер” мәчете (2003 елдан) бар.

Клуб каршында “Язгөл” хореография коллективы (2009 елдан), театр коллективы (2010 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

И.Ф.Салихҗанов (1964 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөслим муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы (2011 елдан);

Р.Г.Хәбиров (1959 елда туган) – ТР һәм РФнең атказанган төзүчесе, меценат (күп функцияле үзәк, мәчет, суүткәргеч төзелешләренә, 2014 елда авылның 400 еллыгын бәйрәм итүгә акча бирә), Мөслим районы һәм Алабуга шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1816 елда – 106 ир-ат;
1870 елда – 614,
1884 елда – 849,
1897 елда – 952,
1920 елда – 1191,
1926 елда – 759,
1949 елда – 526,
1958 елда – 481,
1970 елда – 453,
1979 елда – 373,
1989 елда – 268,
2002 елда – 206,
2010 елда – 190,
2017 елда – 170 кеше (татарлар).