Тарихы

1621 елга кадәр нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар һәм типтәрләргә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

XX йөз башында мәчет (1837 елдан мәгълүм), мәктәп, 3 су тегермәне, икмәк саклау кибете, 3 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2483 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә районында.

Хәзер Әтрәкле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда – “Красное знамя” колхозы, 1959 елда “У корно”колхозы составына керә, 1975 елда “Урал” колхозы белән “30 лет Победы” колхозына берләштерелә. 1986 елда “Марс” колхозы оештырыла. 1990 елда – “У корно” колхозы, 2011 елдан “Әнәк” агрофирмасы (Актаныш районы) составына керә.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Әнәк” агрофирмасында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла (1956 елда яңа агач бина төзелә), 1978 елда – сигезьеллык (шул ук елны яңа кирпеч бина төзелә), 1982 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2010 елдан К.А.Смирнова исемен йөртә.

Мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (1988 елдан, оештыручысы – Ф.А.Әхмәтханова).

Авылда мәдәният йорты (1962 елдан, 2006 елдан яңа бинада), китапханә (1964 елдан), балалар бакчасы (1967 елдан), медицина пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Мөшеге чишмәләре” халык фольклор ансамбле (1986 елдан, 1992 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – З.М.Ханова) эшли.

Күренекле кешеләре

Н.Г.Галимәрданов (1927–2018) – “Марс” колхозы рәисе (1955–1980 еллларда), Ленин ордены кавалеры;

Г.М.Гыйниятова (1974 елда туган) – журналист, “ТНВ планета” каналында “Яналыклар” программасы алып баручысы (1998 елдан);

Р.М.Муллина (1956 елда туган) – ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актрисасы.

Халык саны

1795 елда – 213,
1859 елда – 689,
1870 елда – 653,
1884 елда – 867,
1897 елда – 910,
1906 елда – 1024,
1913 елда – 799,
1920 елда – 810,
1926 елда – 841,
1938 елда – 640,
1949 елда – 486,
1958 елда – 390,
1970 елда – 438,
1979 елда – 367,
1989 елда – 294,
2002 елда – 285,
2010 елда – 245,
2017 елда – 251 кеше (татарлар).