Тарихы

1703 елдан – Умъядка, 1713 елдан – Кумъяда, 1716 елдан – Рус Кумъядкасы, 1739 елдан – Маҗын, 1743 елдан хәзерге исеме белән мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, агач хәзерләү, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авылда Е.И.Пугачев отряды урнаша.

1877 елгы мәгълүматлар буенча, авылда кәшәнә (1899 елда чиркәү статусын ала) була. XX йөз башында Вознесение чиркәве (1906 елда төзелә, классицизм һәм псевдоренессанс элементлары белән эклектика стилендә, 1930 елларда ябыла, чаң манарасы җимерелә; дин тотучыларга кайтарыла; дини архитектура истәлеге), земство мәктәбе, балалар бакчасы, тимерче алачыгы, бакалея кибете, аракы кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3106 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Иске Маҗын авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Проблемы социализма” колхозы оештырыла, 1935 елда Чапаев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә; 1957–1966 елларда Минзәлә совхоз-техникумы составында, 1967 елда мөстәкыйль “Маяк” совхозы булып аерылып чыга. 2003 елдан – “Маяк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1963 елда – сигезьеллык (1976 елдан яңа бинада), 1992 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2009 елда мәктәп бинасына Минзәләдән кадетлар интернат-мәктәбе күчерелә, 2005 елдан Советлар Союзы Герое генерал полковник В.Н.Гордов исемен йөртә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, “Солнышко” балалар бакчасы (1967 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Вознесение чиркәве бар.

Халык саны

1795 елда – 287,
1859 елда – 773,
1870 елда – 875,
1884 елда – 1141,
1897 елда – 1444,
1906 елда – 1468,
1913 елда – 1856,
1920 елда – 1753,
1926 елда – 1567,
1938 елда – 842,
1949 елда – 532,
1958 елда – 448,
1970 елда – 680,
1979 елда – 514,
1989 елда – 373,
2002 елда – 386,
2010 елда – 407,
2017 елда – 350 кеше (руслар, татарлар, марилар, чуашлар).