Тарихы

1656 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт һәм алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү, агач хәзерләү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Покров чиркәве (1903 елда ачыла, совет хакимияте вакытында ябыла, 2017 елда реставрацияләнә; дини архитектура истәлеге), чиркәү-приход мәктәбе, мәчет һәм мәктәп була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1085 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Коноваловка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл юл” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “40 лет Октября” колхозы, 1965 елдан – Киров исемендәге колхоз состаында, 1970 елдан “50 лет Татарии” совхозы итеп үзгәртелә. 2004–2006 елларда – “50 лет Татарии” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Мәдәният

Авылда 1993 елга кадәр клуб эшли.

Халык саны

1870 елда – 404,
1897 елда – 614,
1920 елда – 747,
1926 елда – 661,
1938 елда – 593,
1949 елда – 381,
1958 елда – 237,
1970 елда – 219,
1979 елда – 162,
1989 елда – 77,
2002 елда – 56,
2010 елда – 29,
2017 елда – 46 кеше (руслар, татарлар).