Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Әсән-Илга исеме белән телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, киез-киез итек басу һәм мичкә ясау кәсепчелеге тарала.

XIX йөздә авылда бакыр рудасы чыгаралар.

XX йөз башында авылда мәчет (XIX йөз уртасында төзелә, 1990 елда реставрацияләнә; дини архитектура истәлеге – ТР территориясендә сакланган иң иске агач мәчетләрнең берсе), мәктәп (XX йөз башында 63 ир бала һәм 55 кыз бала укый, оештыручысы – Кукмара фабрика хуҗасы С.В.Комаров була), тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1417,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Пычак авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Әсәнбаш” колхозы оештырыла (1950 елдан үзәк утары Пычак авылында), 1971 елда “Әсәнбаш” совхозы (Пычак авылы) итеп үзгәртелә, 1993 елдан – “Әсәнбаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Сөт иле” (“Әсәнбаш” бүлеге), 2017 елдан – “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Хуҗалык һәм авылның инфраструктурасы үсешенә 1974–1999 елларда совхоз директоры булган В.К.Җиһаншин зур өлеш кертә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы (1976 елдан, 1991 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1982 елдан), китапханә (1952 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1981 елдан), мәчет (2010 елдан), мәдрәсә (2015 елдан), футбол мәйданчыгы (2016 елдан) бар.

1917–2010 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. Мәчетнең иске бинасында авыл тарихы һәм Әсән-Елгада туган Ә.Ю.Юныс музее ачылуга әзерләнә.

1996 елда археография экспедициясе вакытында авылда XVIII йөзгә нисбәтле кулъязмалар табыла (Хисаметдин Мөслиминең “Тәварихы Болгария” хезмәте, 1797 елгы кулъязма истәлеге).

Авыл зиратында XIX йөзгә караган гарәп графикасы белән язылган 10 кабер ташы ачыклана.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Акъяр” (2016 елда төзекләндерелә), “Коек арты чишмәсе”.

Күренекле кешеләре

С.Ш.Баһавиев (1922 елда туган) – “Әсәнбаш” колхозы рәисе (1958–1972 елларда), Кукмара инкубатор кошчылык станциясе директоры (1972–1983 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Ленин, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры;

Ф.Ф.Гарифҗанов (1954–2006) – “Рассвет” колхозы рәисе (1982–2005 елларда), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

В.К.Җиһаншин (1951–2006) – ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре , “Почёт билгесе” ордены кавалеры;

Ә.Ю.Юныс (1916–1976) – шагыйрь, журналист, ТАССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1782 елда – 151 ир-ат;
1859 елда – 586,
1897 елда – 797,
1908 елда – 818,
1920 елда – 815,
1926 елда – 792,
1938 елда – 606,
1949 елда – 542,
1958 елда – 488,
1970 елда – 436,
1979 елда – 379,
1989 елда – 346,
2002 елда – 386,
2010 елда – 375,
2017 елда – 410 кеше (татарлар).