История

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук көнлекчелек кәсепчелеге (күбесенчә сәүдәгәр Стахеевларга ялланалар) тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (XX йөз башында ачыла), су тегермәне, тимерче алачыгы, ярма яргыч була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1751,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Коноваловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Буденновец” колхозы оештырыла, 1957 елда – “40 лет Октября” колхозы, 1965 елда – Киров исемендәге колхоз, 1970 елдан “50 лет Татарии” совхозы итеп (үзәк утары) үзгәртелә. 2004–2006 елларда – “50 лет Татарии” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1982 елда авылда сигезьеллык мәктәп ачыла, 1985 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (2015 елда Дан орденының тулы кавалеры А.А.Горячев исеме бирелә).

Авылда мәдәният йорты (2004 елдан яңа бинада), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә – 1982 елдан), китапханә, Покров Богородица чиркәве (2011 елдан), мәчет (2009 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында 2008 елдан “Ивушка” фольклор ансамбле эшли.

Халык саны

1870 елда – 263,
1913 елда – 579,
1920 елда – 659,
1926 елда – 683,
1938 елда – 588,
1949 елда – 415,
1958 елда – 348,
1970 елда – 295,
1979 елда – 366,
1989 елда – 701,
2002 елда – 787,
2010 елда – 653,
2017 елда – 886 кеше (руслар – 59%, татарлар – 39%).