Административ-территориаль буйсынуы

1932 елдан нигез салына. Оештырылган вакытыннан Минзәлә районында.

Хәзер Иске Маҗын авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1967 елга кадәр – поселок Минзәлә совхоз-техникумы, 1967 елдан  “Маяк” совхозы составына керә.  2003 елдан – “Маяк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1960–2009 елларда башлангыч мәктәп эшли. Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, кәшәнә (2008 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.В.Краснов (1952 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы.

Халык саны

1938 елда – 120,
1958 елда – 260,
1970 елда – 416,
1979 елда – 365,
1989 елда – 207,
2002 елда – 184,
2010 елда – 173,
2017 елда – 150 кеше (руслар – 70%, калганнары – татарлар, марилар).