Тарихы

Авыл 1680 елдан Әхтиял елгасы буенда Пүчинкә буларак билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре һәм асаба башкортлар катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, пристаньнарда көнлекле эш таралган була.

1859 ел мәгълүматларына караганда авылда су тегермәне, 1887 елда мәктәп эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 480,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Турай авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Бүләк” колхозы оештырыла. 1956−1962 елларда авыл Ленин исемендәге колхоз составында (колхоз идарәсе Татар Әхтиялы авылында). 1963 елда авыл Ильич исемендәге колхозга керә (Турай авылы, кырчылык, сөт терлекчелеге). 1997 елдан “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәгариф һәм мәдәният

1990 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб (1947 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1930 елдан, 2015 елдан клуб бинасында) бар. Авылда мәчет төзелә.

Авылдан ерак түгел урманда “Изге чишмә” чишмәсе бар.

1913 елда авыл янында хәзинә (IV−XIV йөзләр) – рим касәсе һәм кастрюль, Пьянобор культурасы тибындагы бил каптырмалары, алты таҗ яфракчыклы розетка белән бизәлгән 5 кабарынкы тәңкә табыла.

Халык саны

1802 елда – 34 ир заты;
1836 елда – 146,
1859 елда – 177,
1870 елда – 190,
1887 елда – 244,
1905 елда – 333,
1911 елда – 370,
1920 елда – 402,
1926 елда – 279,
1938 елда – 498,
1949 елда – 412,
1958 елда – 369,
1970 елда – 315,
1979 елда – 248,
1989 елда – 162,
2002 елда – 158,
2010 елда – 99,
2017 елда – 131 кеше (татарлар).