Якынча 2000, Россиядә 200 гә якын төре билгеле; киң таралганнар.

Вак күбәләкләр, кыска, нечкә ирен кармавычлы рудиментар хортумчыклы. Гусеницалары хайван (йон, мөгез, сөяк калдыкларында һәм башка) һәм азык продуктларында, шулай ук агач гөмбәләрендә яшиләр. Эволюция барышында типик урман бөҗәге (мәсьәлән, гөмбә һәм бөртек көяләре) амбар һәм йортларда тереклек итүче үзенчәлекле корткычка әверелә.

Татарстан территориясендә аеруча йон көясе (Т. taprtzella L.) — озынлыгы 14–22 мм, апрельдән майга һәм августтан сетябрьгә кадәр оча, йон әйберләргә зыян китерә; кием көясе (T. Bisseliella Humm.) — озынлыгы 9–12 мм, көз көне оча, мех, йон әйберләрне, каурый, тирегә зыян китерә; тун көясе (T. PellionellaL.) — озынлыгы 10–16 мм, апрельдән майга кадәр оча, мех , йон, фетрга зыян китерә; бөртек көясе (Nemapogon granellus L.) — озынлыгы 9–15 мм, яздан көзгә кадәр яши, бөртек, киптерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә кайбер кондитер әйберләренә зыян китерәләр.

Бөртек көясе