Тарихы

Авыл 1680 елдан Тагай Пүчинкәсе буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Илга Юграж исеме белән дә мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, балык сөзү өчен сөрәкәләр үрү таралган була.

1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне эшли. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1084,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Грахово волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 ның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Абалач авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Иркен тормыш” колхозы оештырыла. 1960 елда авыл Фрунзе исемендәге колхоз (үзәк утар Бөрешле авылында; кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгызчылык; 1966 ел мәгълүматларында, үзәк утар Абалач авылында), 1997−2003 елларда Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында. 2005 елдан “Абалач” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Мәдәният

Клуб була.

Халык саны

1859 елда – 285,
1887 елда – 510,
1905 елда – 616,
1920 елда – 633,
1926 елда – 656,
1938 елда – 517,
1949 елда – 382,
1958 елда – 271,
1970 елда – 196,
1979 елда – 150,
1989 елда – 111,
2002 елда – 86,
2010 елда – 86,
2017 елда – 70 кеше (татарлар).