Тарихы

Авыл 1680 елдан, Пустошь Сейтяк исеме белән билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Сетяновское, Сентяново буларак та мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, балык тоту ятьмәләре үрү таралган була.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1879 елдан эшләгән миссионерлык мәктәбе базасында 1913 елда ачыла), икмәк саклау һәм сату кибете була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1343,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан − Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Бәзәкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Игенче” колхозы оештырыла. 1956 ел мәгълүматларында, “Кызыл Октябрь” колхозы составында (үзәк утар Сәйтәк авылында). 1958 елда − Сталин исемендәге (Бәзәкә авылы), 1963 елда – “Кама” (Бәзәкә авылы) колхозына керә. 1993 елда авыл мөстәкыйль “Игенче” колхозына бүленеп чыга, 1997 елда “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (кырчылык, терлекчелек).

Халкы күбесенчә ”Харитонов Г.А.” крәстиян фермер хуҗалыгында (сөт терлекчелеге), “Кама” колхозы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең (Бәзәкә авылы) фермасында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1970−2006 елларда авылда сигезьеллык мәктәп эшли.

Клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1930 елдан), “Ләйсән” балалар бакчасы бар (2015 елда төзелгән күпфункцияле үзәктә урнашканнар). Клубта 2017 елда төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – Я.Г.Гыйзәтуллина).

2016 елда Смоленск Мәрьям Ана иконасы храмы төзелә. Храм янында ике кәшәнә баганасы саклана (керәшен татарларның дини йолалары үткәрү урыны).

Төзекләндерелгән “Изге чишмә” бар (1995 ел, 2018 елда яңартыла). Ел саен 12 июльдә Питрау көнен бәйрәм итәләр.

Авыл янында археология истәлеге – Сәйтәк авыллыгы табыла (Ананьино культурасы).

Күренекле кешеләре

П.Н.Семенов (1939−1986) − ТАССРның атказанган нефтьчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1838 елда – 317,
1859 елда – 400,
1870 елда – 470,
1887 елда – 731,
1905 елда – 908,
1920 елда – 839,
1926 елда – 802,
1938 елда – 682,
1949 елда – 451,
1958 елда – 512,
1970 елда – 585,
1979 елда – 401,
1989 елда – 230,
2002 елда – 204,
2010 елда – 187,
2017 елда – 191 кеше (керәшен татарлар – 90%, руслар – 10%).