Тарихы

Авылга 1781 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Убалач исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, Алабуга шәһәрендә сату өчен утын әзерләү таралган була.

1837 елда авылда мәчет каршында мәктәп ачыла. XX йөз башында мәчет һәм тегермән була. 1913 елда башлангыч земство училищесе эшли башлый.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1959 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Грахов волостена керә. 1920–1921 елларда Вотяк автономияле өлкәсе составында. 1921 елдан – ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Абалач авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл комбайн” колхозы оештырыла. 1960 ел мәгълүматларына караганда, авыл Фрунзе исемендәге колхоз составына керә (колхоз идарәсе Бөрешле авылында). 1966 ел мәгълүматлары буенча Фрунзе исемендәге колхоз идарәсе Абалач авылында урнашкан була. 1997−2003 елларда Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан “Абалач” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Халкы күбесенчә “Абалач” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм “Алабуга”аерым икътисади зонасында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1961 елда – сигезьеллык, 1988 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

Мәдәният йорты (бинасы 1987 елда төзелгән), китапханә ((1987 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан), мәчет (2011 елдан) эшли.

Мәктәп каршында тарих музее оештырылган (1996 ел, нигез салучы – Р.А.Гарифуллина). Төзекләндерелгән “Солтангәрәй” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

М.Һ.Мосабиров (1957 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр докторы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 484,
1887 елда – 992,
1920 елда – 1307,
1926 елда – 1387,
1938 елда – 1017,
1949 елда – 634,
1958 елда – 516,
1970 елда – 405,
1979 елда – 380,
1989 елда – 302,
2002 елда – 340,
2010 елда – 305,
2017 елда – 287 кеше (татарлар – 90%, керәшен татарлар– 8%, удмуртлар – 1%, марилар – 1%).