- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мамадыш районындагы авыл. Мамадыш шәһәреннән 28 км төньяк-көнбатыштарак, Мамадыш – Кукмара автомобиль юлы буенда урнашкан
1710 елдан мәгълүм (башка мәгълүматлар буенча, 1670 елда нигез салына).
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет (XIX йөз ахырында төзелә), мәктәп, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 294,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш. 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.
Хәзер Олыяз авыл җирлеге составында.
1931 елда авылда “Якты таң” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Юнысов). 1959 елда авыл “Чулпан” колхозы (Олыяз) үзәк утары), Түбән Козгынчы, Тулбай, Дусай, Кыравыл авыллары) составына керә. 1994 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2001 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елда “Чулпан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.
Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.
2008 елда “Васыйгабикә” мәчете төзелә.
Авыл территориясендә “Шарлама” (төзекләндерелгән), “Тәмле”, “Салкын”, “Шәфыйка” чишмәләре бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.