Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1807 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кече Кирмән волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Кече Кирмән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “КИМ” колхозы оештырыла. 1990 елда “Яңа тормыш” колхозы булдырыла, 1994 елда “Яңа тормыш” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә (2008 елга кадәр эшли).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2020 елга кадәр авылда тулы булмаган урта мәктәп эшли (1990 елдан).

Авылда клуб, китапханә (1980 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан), мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Ә.М.Закирҗанов (1959 елда туган) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Җ.Вәлиди исемендәге әдәбият бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 63 ир-ат;
1859 елда – 383,
1897 елда – 792,
1908 елда – 920,
1920 елда – 896,
1926 елда – 1029,
1938 елда – 618,
1949 елда – 483,
1958 елда – 546,
1970 елда – 604,
1979 елда – 485,
1989 елда – 288,
2002 елда – 255,
2010 елда – 203,
2017 елда – 150 кеше (татарлар).