Тарихы

XVIII йөз уртасында Омар авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Вандова Речка, Клочковый Враг исемнәре белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 139,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Омар волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Омар авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Совет хакимияте елларында авылда җирле билгеләнештәге пристань урнаша. Элекке пристань янында комлы-чуерташлы катнашма чыганагы бар.

Омар авыл җирлегенә кергән барлык торак пунктлар территориясендә 2007 елдан “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәдәният

2016 елда чишмә төзекләндерелә.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана: Вандовка табылдыгы (неолит, бронза дәвере), I Вандовка туктаулыгы (Казан яны культурасының Маклашеевка этабы), II Вандовка туктаулыгы (неолит дәвере).

Халык саны

1859 елда – 31,
1897 елда – 40,
1926 елда – 62,
1938 елда – 180,
1949 елда – 230,
1958 елда – 282,
1970 елда – 118,
1979 елда – 75,
1989 елда – 29,
2002 елда – 24,
2010 елда – 27,
2017 елда – 13 кеше (руслар – 82%, татарлар – 18%).