Тарихы

1680 еллардан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау кәсепчелеге тарала.

XIX йөздә авыл янында бакыр эретү заводы була.

1834 елда Мамадыш сәүдәгәре А.И.Сухопаров һәм приход халкы акчасына авылда Петропавел чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, хәзер авария хәлендә; элекке классицизмның архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда Петропавел чиркәве, земство мәктәбе (1868 елда ачыла), тимерче алачыгы, 2 су тегермәне, казна шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2573 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кече Кирмән волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Уразбахты авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Правда”, “Авангард” һәм Фрунзе исемендәге колхозлар оештырыла. 1950 елларда Киров исемендәге колхозга керә, 1961 елдан “8-е Марта” колхозы (Уразбахты авылы (үзәк утары), Анчутино һәм Шарманка авыллары (хәзер юкка чыкканнар) составында. 1994 елда “8-е Марта” күмәк предприятиесе (2004 елга кадәр), 2009 елда “Передовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

1988 елга кадәр кибет була.

Мәгариф

1970 еллар уртасына кадәр мәктәп эшли, аннан соң балалар Омар һәм Мамадыш мәктәпләрендә укыйлар.

Халык саны

1782 елда — 183 ир-ат;
1859 елда — 1225,
1897 елда — 1592,
1908 елда — 1757,
1920 елда — 1613,
1926 елда — 1729,
1938 елда — 750,
1949 елда — 424,
1958 елда — 317,
1970 елда — 192,
1979 елда — 102,
1989 елда — 50,
2002 елда — 33,
2010 елда — 23,
2017 елда — 15 кеше (руслар).