Эчтәлек

Сәнәгый балыкчылык, нигездә, Татарстан Республикасының Куйбышев (286,2 мең га) һәм Түбән Кама (70 мең га) сусаклагычларында алып барыла.

1970 елда Куйбышев сусаклагычында – 58, 2000 елда 52 төр балык исәпләнә; алар 7 фауна комплексына карый: төче сулы Понт-Каспий (карп, корбан балык, кызылканат, опты, җилембалык, судак, карабалык, кушбаш, түбәнавыз, кәлчәк, өсләч, сыла, синец, аккүз, густера), бореаль тигезлек (чуртан, алабуга, шыртлака, чабак, күл гольяны, комкорсак, бәртәс, ук борын), югары өченчел тигезлек (җәен, сазан, чөгә, мәрсин, кырпы, этләч), бореаль тау алды (елга гольяны, сагалак, тупакбаш, таймен, пәрде), Понт-Каспий диңгезе (тюлька, ташбаш, инә диңгез балыгы), арктик төче су (налим, пелядь, сыла балык, күл чабагы) һәм Кытай тигезлеге (ташмаңгай, ак амур балыгы, ротан).

Буа балыкчылык хуҗалыгы ике типта була: җылы һәм салкын сулы.

Җылы суда үрчетелүче балыклар – сазан, карп, алтын һәм көмеш табан балыклар, корбан балык – кыш җитүгә һәм температура түбәнәюгә тукланудан туктыйлар һәм аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше алып бара башлыйлар; төбе ләмле булган агымсыз яки әкрен агымлы буаларда яшиләр.

Салкын суда үрчетелүче балыклар – форель, ала балыклар – чиста салкын суларда яшиләр.

Татарстан Республикасында буа балыкчылык хуҗалыгының җылы сулы тибы таралган, ул тулы һәм тулы булмаган системалы булырга мөмкин. Беренче очракта, уылдык чәчү, маймыч, үстерү, ана балыклар, кышлау һәм товарлыклы балыкны симертү буалары булган механикалаштырылган балыкчылык предприятиеләрендә балыкны уылдыктан товарлыклы авырлыгына җиткәнче үстерәләр.

Икенче очракта балык үрчетү материалы тулы системалы балык хуҗалыгында сатып алына һәм симертү буасында бер вегетация чоры дәвамында товарлыклы авырлыгына кадәр үстерелә.

Татарстан Республикасында нигездә тулы системалы балыкчылык ысулы кулланыла, аның белән «Үшнә» (1934 елда файдалануга тапшырыла, мәйданы – 60 га), «Кайбыч» (1961 ел; 138 га), «Арча» (1968 ел; 278 га), «Дим» (1987 ел; 50 га) балык хуҗалыклары шөгыльләнә.

1980 елдан Зәй ГРЭСы җылы суларында Зәй балык хуҗалыгы эшли, аның 22,5 га мәйданында маймыч буалары һәм 4 мең кв.м мәйданында балык үстерү читлекләре бар.

Башлыча карп, ак амур, ак һәм чуар ташмаңгай үрчетелә.

Татарстан Республикасында табигый сулыкларда балык тоту һәм эшкәртү белән өч балык заводы («Чистай», «Лаеш» «Тәтеш» акционерлык җәмгыятьләре) һәм сәнәгый балык тотуга рөхсәтнамәсе булган эшмәкәрләр шөгыльләнә.

2007 елда барлыгы 2519,5 т балык тотыла, шул исәптән 1800 т күл-елга балыгы (1707 т – Куйбышев, 93 т Түбән Кама сусаклагычында); буаларда сатуга үстерелгән балыкны тоту һәм сату күләме 719,5 т, шул исәптән «Арча» балык хуҗалыгында – 267 т, «Кайбыч» балык хуҗалыгында – 42,3 т, «Үшнә»дә – 62 т, «Дим»дә 21,7 т, «Зәй балык хуҗалыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 94 т тәшкил итә.

Әдәбият

Калайда М.Л. История и перспективы развития рыбного хозяйства Татарстана. Казань, 2001.

Авторлар – Ә.Х.Фазылҗанов, Р.К.Әхтәмова