Биографиясе

1940 елның 1 феврале, Казан шәһәре – 1999 елның 26 декабре, шунда ук.

1966 елда Казан консерваториясен тәмамлый (А.С.Леманның композиция һәм фортепиано класслары, шунда ук 1969 елда ассистентура-стажировка үтә). 1966 елдан Казан консерваториясендә музыка теориясен укыта һәм композиция классын алып бара. Шәкертләре арасында Р.Абдуллин, Р.Ахиярова һ.б.

Иҗаты

Төрле жанрларда – вокаль, инструменталь, театр өчен язылган әсәрләр авторы. Беляловның иҗат эшчәнлегендә инструменталь әсәрләр, аерым алганда, фортепиано өчен сонаталар, сюиталар, фортепиано дуэтлары өстенлек итә.

Композитор татар инструменталь концерты үсешенә зур өлеш кертә. 1966 елда диплом эше итеп үзенең беренче Фортепиано концертын яза. Беляловның яшь музыкантлар өчен язылган фортепиано һәм оркестр өчен бер кисәктән торган концерт-каприччиосы татар музыка сәнгатендә әлеге жанрдагы беренче үрнәк булып тора. Беляловның скрипка һәм оркестр өчен язылган драматик конфликтлы, трагик эчтәлектәге, масштаблы, дүрт өлешле концерт симфониясе зур казаныш буларак бәяләнә.

Белялов татар музыкасына заманча динамизм, ашкынучан үсеш элементлары кертә һәм шуның белән милли характерлы образлылык һәм сурәтләү чараларының чикләрен киңәйтә. Белялов музыкасына көчле хәрәкәт энергиясе, токката моторикасы, лирик хыяллар һәм тирән фикер хас; аның әсәрләрендә дөньяны шатлыклы, оптимистик рухта кабул итү, шаянлык еш кына тирән сагыш аһәңнәре, уйчанлык белән чиратлаша. Композитор иҗатының жанр-интонация чыганаклары күп төрле.

Белялов иҗатында татар халкының музыкаль традицияләре (композитор үз әсәрләрендә еш кына халык көйләрен куллана), хәзерге заман композиторлык технологиясе мөмкинлекләре фактура-фигурация модельләре, джаз ритм формулалары белән бергә үрелеп бара. ХХ йөз сәнгате өчен актуаль булган академик һәм эстрада жанрларының кушылуы Беляловның күп кенә әсәрләренә хас: шуңа күрә алар киң катлау тыңлаучыларына аңлаешлы. Композиторның җырлары төрле җыр конкурсларында уңышлы дип таныла (М.Хөсәен, Г.Кутуй шигырләренә язылган «Ак шәһәр» һәм «Батырлык турында баллада» җырлары һ.б.).

Белялов, үз әсәрләрен пианист буларак башкарып, республика, РФ һәм БДБ илләре шәһәрләрендә уңышлы чыгышлар ясый. Аның әсәрләре күп милли концертларда һәм педагогик репертуарларда төп урынны ала. Аларны башкаручылар арасында пианистлар М.Сираҗетдинов, Ф.Хәсәнова, Э.Монасзон, скрипкачылар Ш.Монасыйпов, М.Әхмәтов, җырчы Р.Ибраһимов, дирижёрлар Н.Рахлин, Ф.Мансуров һ.б. бар.

Композиторның әсәрләре халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә («Европа-Азия», 1994, 1998, 2000) башкарыла. Япониядә уздырылган фортепиано дуэтлары өчен композицияләр халыкара конкурсларында Белялов әсәрләре ике тапкыр мактаулы диплом һәм медальләр белән бүләкләнә (1995, 1999).

Төп әсәрләре: «Джесси Найслэнд» мюзиклы (1996; үз либреттосы); баритон, хор һәм симфоник оркестр өчен «Татарстан – туган йортыбыз» вокаль-симфоник кантатасы (1999); Фортепиано концерты (1966); Фортепиано һәм оркестр өчен концерт-каприччио (1970); Скрипка һәм оркестр өчен концерт-симфония (1974); Скрипка һәм оркестр өчен концерт-каприччио (1984); Концерт-рапсодия (1978), Концерт сюитасы (1987); Татар рапсодиясе (1997); Латыш рапсодиясе (1998); С.Рахманиновка багышлау (1998); фортепиано өчен сонаталар (1961, 1999); Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1963); Скрипка һәм фортепиано өчен фольклор-сюита (1980); Виолончель һәм фортепиано өчен өч Татар сюитасы (1981); җырлар, романслар, татар халык җырларына эшкәртмәләр һ.б.

Халыкара фортепиано дуэтлары ассоциациясе әгъзасы (1995).

Белялов музыка культурасы үсеше мәсьәләләренә караган язмалар авторы.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә (1991).

Хезмәтләре

Балалар һәм моң // Совет мәктәбе. 1981. № 1.

Тамырлары – халыкта // Казан утлары. 1981. № 3.

Сихерле көзгедә чагылган язмыш // Казан утлары. 1983. № 2.

Альберт Леман // Народные артисты. Казань, 1980.

Әдәбият

Гурарий С. Диалоги о татарской музыке. Казань, 1984.

АлмазоваТ. Рафаэль Белялов // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Автор – Т.А.Алмазова