Биографияса

1945 елның 22 сентябре, Луганск шәһәре – 2017 елның 12 октябре, Казан.

1969–1971 елларда кино операторы ассистенты, Воркута телевидение студиясендә фотохәбәрче.

1971–1973 елларда Ростов фотокомбинатында кино операторы.

1974 елдан «КамАЗ» Җитештерү Берләшмәсендәдә: баш конструктор идарәсе кинофотолабораториясе башлыгы, кино операторы, 1985 елдан «Рабочий КамАЗа» газетасы редакциясендә кино операторы.

1986 елдан ТАССР буенча ТАСС фотохәбәрчесе, 1990 елдан «Фото ИТАР-ТАСС» агентлыгының ТР буенча үзхәбәрчесе, ТР, Удмурт республикасы, Мари республикасы буенча фотохәбәрчесе.

2003 елдан «Фото АРТ» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры (Казан).

Иҗаты

«Татар ашлары» («Татарская кулинария», 2004), «Татарстан манзарасы» («Татарстан с высоты птичьего полёта»), «Портфолио-Казань» (2005) фотоальбомнары авторы.

Бүләкләре

«КамАЗ-мастер» дизайн-системасын эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен РФнең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт бүләге бирелә (2001).