Тарихы

XVIII йөз уртасыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Камский Ключ исеме белән билгеле. Шыя елгасы ярларында ташлар бик күп, мөгаен, шул сәбәпле, авылның икенче татарча исеме Ташлыяр дип атала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1897–1911 елларда авыл балалары староста өендә укый (керәшен земство мәктәбен тәмамлаган Г.И.Федотов укыта), мәктәпнең үзенең бинасы булмый.

XX йөз башында авылда тегермән, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 450,8 дисәтинә (Иске Мочалкино авылы белән бергә) тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Шәдче авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Иске Мочалкино авылыннан М.Степанов). Башка мәгълүматлар буенча, “Старая Пятилетка” колхозы булдырыла (беренче рәисе – И.Захаров). 1934 елда авылда янгын була, корылмаларның күп өлеше янып юкка чыга. Соңрак (чама белән 1935 елда) “2-я Пятилетка” колхозы итеп үзгәртелә. 1951 елда Каганович исемендәге колхозга үзгәртелә. 1957 елда Х.Ямашев исемендәге колхоз (Вахит, Шәдче, Иске Мочалкино, Юкәче, Ямаш авыллары) итеп үзгәртелә.

1962 елда колхоз Тәкәнеш районыннан Мамадыш районы карамагына күчерелә, 1994 елда Ямашев исемендәге ябык акционерлык җәмгыяте, 2002 елда – Ямашев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2007 елда бетерелә). Халкы күбесенчә сарык асрау белән шөгыльләнә.

Совет хакимияте авылда елларында тегермән һәм пилорама була.

Мәгариф һәм мәдәният

1924–2006 елларда башлангыч мәктәп (1947 елда яңа бина төзелә), 2006 елга кадәр балалар бакчасы эшли.

1946 елда клуб төзелә, 1950 елда китапханә ачыла. Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда — 13 ир-ат;
1859 елда — 282 (Иске Мочалкино авылы белән бергә),
1897 елда — 301,
1908 елда — 679 (Иске Мочалкино авылы белән бергә),
1920 елда — 439,
1949 елда — 390,
1958 елда — 248,
1970 елда — 374,
1979 елда — 276,
1989 елда — 202,
2002 елда — 181,
2010 елда — 137,
2017 елда — 114 кеше (керәшен татарлар).