Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (берсе янып юкка чыга, фаразланганча, 1917–1920 елларда), су тегермәне, тимерче алачыгы, 7 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2007,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Сон авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында авылда 2 колхоз – “Ким” һәм “Татарстан” оештырыла. 1958 елда Ленин исемендәге колхозга берләштерелә, 1963 (1966) елда – “Уңыш” колхозы, 1994 елда – “Уңыш” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда авылда элекке мәчет бинасында башлангыч мәктәп ачыла. 1940–1941 елларда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык 1981 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1994 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, төп экспозициясе мәктәп һәм Түбән Сон авыл җирлегенә кергән торак пунктлар тарихына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышлана (оештыручысы – И.Г.Габидуллин).

1931 клуб ачыла (1956 елда яна), 1956 елда яңа бина төзелә (1978 елда яна), 1978 елдан контора бинасында, 1989 елдан яңа бинада (хәзер – мәдәният йорты).

Мәдәният йорты каршында “Ядкәр” вокал коллективы (2012 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – Ф.М.Хамадиева), “Мирас” халык театры (2016 елдан, 2016 елда “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – З.Г.Дәүләтшина) эшли.

1931 елда шәхси йортта медпункт ачыла (1955 елда аерым бинага урнаштырыла, 1989 елда – хакимият бинасында). 1965 елда Колышчы авылыннан китапханә күчерелә (башта һәм 1972 елда – клуб бинасында, 1971–1978 елларда – шәхси йортта, 1989 елда мәдәният йортында урнаша).

1996 елда авылда яңа мәчет төзелә.

Авылда архитектура истәлеге – сәүдәгәр Д.Ибраһимов йорты (1912 – 1913 еллар) сакланган.

Халык саны

1782 елда — 122 ир-ат;
1859 елда — 1049,
1897 елда — 1440,
1908 елда — 1755,
1920 елда — 1665,
1926 елда — 1553,
1938 елда — 1246,
1949 елда — 970,
1958 елда — 1074,
1970 елда — 765,
1979 елда — 725,
1989 елда — 633,
2002 елда — 560,
2010 елда — 494,
2017 елда — 464 кеше (татарлар).