Административ-территориаль буйсынуы

1948 елда агач әзерләү участогы поселогы буларак нигез салына.

Кызыл Йолдыз районы составына керә, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Усали авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Кама буе урман сәнәгате хуҗалыгы указы буенча Шомырбаш участогы булдырыла. 1963 елда урман пункты “Дружба” эшчеләр поселогы итеп үзгәртелә.

1970 елга кадәр поселок Балык Бистәсе районының Мәшләк авыл советы составында була. Шомырбаш урман пункты буларак Кама урман сәнәгате хуҗалыгы составына керә (1970 елларда). 2002 елда Шомырбаш урман хуҗалыгы итеп үзгәртелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1952 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1963 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1968 елда) – сигезьеллык (интернат ачыла, 1995 елда яңа бина төзелә), 2007 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (хәзер үзгәреш стадиясендә).

Поселокта балалар бакчасы, клуб, медпункт, пекарня, мунча, әрҗә ясау цехы, пилорама эшли. 1990 елларда әрҗә ясау цехы, пилорама ябыла. Урман сәнәгате хуҗалыгы эшли.

Халык саны

1970 елда – 661,
1979 елда – 499,
1989 елда – 333,
2002 елда – 181,
2010 елда – 120,
2017 елда – 96 кеше (татарлар).