Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә Казан өязе Арча даругасы авылларыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 672 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Сөләй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, китапханә, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Галиев (1939−2007) – нефтьче, техник фән. кандидаты, Советлар Союзы коммунистлар партиясенең Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре (1983−1990 елларда), “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең җитештерү берләшмәсе башлыгы һәм генераль директоры (1990−1999 елларда), РСФСР Югары Советы халык депутаты (1990−1993 елларда), ТАССР Югары Советы халык депутаты (1966−1990 елларда), ТР Дәүләт Советы халык депутаты (1995−1999), РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы. Аның исеме Әлмәт мөселман дини-мәгърифәтчелек үзәгенә бирелә.

Халык саны

1746 елда – 246 ир заты;
1795 елда – 95,
1859 елда – 152,
1889 елда – 244,
1897 елда – 319,
1910 елда – 408,
1920 елда – 429,
1926 елда – 385,
1938 елда – 401,
1949 елда – 383,
1958 елда – 354,
1970 елда – 431,
1979 елда – 320,
1989 елда – 196,
2002 елда – 204,
2010 елда – 188,
2015 елда – 164 кеше (татарлар).