Авылга XVIII йөз башында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XIX йөздә Чистай һәм Мамадыш өязләренең дворяннар башлыгы (1851 – 1865 еллар) кенәз А.С.Хованскийга (1814 – 1885) карый). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, тегүчелек һәм балта эше.

XX йөзнең башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1903 елда 17 ир бала һәм 1 кыз бала укый), җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 221 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Спас өязе Кузнечиха авылындагы Покров чиркәү приходына карый.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Югары Колчура авыл җирлеге составына керә.

1930 елда “Октябрьнең 13 еллыгы” колхозы оештырыла, 1950 елда “Совет” исеменә үзгәртелә,1957 елда “Правда” совхозы составына керә, 1977 – 2004 елларда “Колчура” совхозы составында була.

Күренекле кешеләре

Г.И.Филиппов (1904 – 1982) – Советлар Союзы Герое, танкка каршы туп төзәүче, ике Ленин ордены, Кызыл Йолдыз кавалеры (авылда аның хөрмәтенә мемориаль такта куела, Базарлы Матак авылындагы урам аның исемен йөртә).

Халык саны

1859 елда – 563,
1897 елда – 614,
1908 елда – 788,
1920 елда – 883,
1926 елда – 654,
1938 елда – 416,
1949 елда – 352,
1958 елда – 389,
1976 елда – 301,
1979 елда – 199,
1989 елда – 104,
2002 елда – 56,
2010 елда – 24,
2015 елда – 17 кеше (руслар).