- РУС
- ТАТ
(1740 ел, 11 сентябрь «Об отправлении архимандрита с некоторым числом священнослужителей в разные губернии для обучения новокрещённых христианскому закону и о преимуществах, новокрещённым дарованных») Яңа чукынганнарга христиан дине кануннарын өйрәтү һәм алар өчен каралган өстенлекләрне аңлату өчен төрле губерналарга берничә рухани белән бергә архимандритны җибәрү турындагы фәрман
Шуның нигезендә Казан, Әстерхан, Түбән Новгород һәм Воронеж губерналарында мөселманнар белән мәҗүсиләрне чукындыруны активлаштыру өчен Яңа чукындырылганнар конторасы оештырыла. Фәрман рус булмаган халыкларны христиан диненә күчерү чараларын, яңа чукындырылганнарга православие дине кануны тәртипләрен өйрәтүне, башка диндәгеләр белән русларның никахын хуплауны күздә тота; православие динен кабул иткәннәргә өстенлекләр һәм бүләкләр бирү, «чукыну өчен килгән» кешеләрне акчалата, өс һәм аяк киемнәре белән бүләкләүне арттыру чараларын билгели; фәрман яңа чукынган кешеләргә, аларны поташ заводларындагы казна эшләреннән, рекрутлык йөкләмәсеннән, җан башына тигән салымнардан һәм земство җыемнарыннан азат итеп, 3 елга ташламалар бирү турындагы 1720–1722 һәм 1731 еллар фәрманнарын раслый.
Фәрман яңа чукынганнарга Саратов белән Царицын шәһәрләре арасында чиркәүләр төзеп, анда руханилар һәм причтлар билгеләп, хөкемдар вазифалары булган старосталар сайлау, 1000 утарлык буш җирләр бирүне күздә тота. Фәрман нигезендә Казан, Алабуга, Царёвококшайск, Цивильск шәһәрләрендә руханилар әзерләү өчен әҗнәбиләр мәктәпләре оештырыла. Яңа чукындырылганнар контораларын тоту өчен Икътисад коллегиясеннән елына 10 мең сум акча һәм икмәк жалованиесе бирелә. Фәрман 1740–1750 елларда христианлаштыруның яңа кампаниясен башлап җибәрә.
Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 1. № 8236.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.