1931 елда Казан университетының зоология бакчасы һәм ботаника бакчасы коллекцияләре нигезендә оеша. Бирге Кабан һәм Аргы Кабан күлләрен берләштергән Ботаника ермагының көнчыгыш яры буенда урнаша. Мәйданы 8 га.

Ботаника коллекциясе 700 дән артык төр үсемлекне берләштерә. Фонд оранжереяның 5 бүлегендә урнаша: 2 бүлектә — субтропик (аларның берсендә — биек пальмалар бүлегендә — ылыслы үсемлекләр экспозиясе урын ала), өченче бүлектә — тропик үсемлекләр, абагалар, бромелиячалар, ароидчалар һәм башкалар; дүртенчедә — кактуслар һәм башка суккулентлар; бишенчедә (килүчеләр өчен ябык) геснериячәләр, бегониячәләр, коммелиначалар һәм башкалар.

60 төр Халыкара Кызыл китапка (IUCN), 20 төр Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Су үсемлекләре өчен бассейн, 2 теплица бар, аларда исә үсемлекләр сату өчен үстерелә.

Зоология коллекциясе хайваннарның 150 дән артык төрен (680 берәмлек) үз эченә ала, аларның исә 22 төре — Халыкара Кызыл китапка, 12 төре СССРның Кызыл китабына кертелгән. Казан зооботаника бакчасы ак аюлар һәм ерткыч кошлар үрчетү буенча махсуслаша. Биредә сирәк төрләр: зубрлар, ак тырнаклы аю, леопард, юлбарыслар уңышлы үрчи. 1991 елда үләт бөркете нәсел бирә (әлеге төрнең тоткында үрчүе, Познань зоопаркыннан соң, икенче очрак). Хайваннарның сирәк төрләрен (күзлекле аю, кара гриф) үрчетү һәм асрау буенча Казан зооботаника бакчасы Европа программасында катнаша.

1806 елда профессор К.Ф. Фукс инициативасы белән оештырылган Казан университетының ботаника бакчасы башта университет ишегалдында урнаша. 1829 елда университет тарафыннан Архангел бистәсендә җир участогы алына һәм анда А.А. Бунге җитәкчелегендә яңа ботаника бакчасы төзелә (аңа нигез салучы — П.Я. Корнух-Троицкий).

Казанда зоология бакчасын оештыруда беренче омтылыш 1890 елда — Казан университеты каршындагы Табигыятьчеләр җәмгыяте тарафыннан, икенчесе — 1920 елда Губерна музее инициативасы белән ясала. 1925 елда, «Табигать сөючеләр» фәнни түгәрәге студентларының активлыгы белән Казан университеты каршында зоололгия почмагы оеша, ул исә Казан зооботаника бакчасының нигезе була. Аны оештыручылар арасында — түгәрәк әгъзалары А.А. Першаков, И.С. Башкиров (бакчаның беренче директоры), Н.Д. Григорьев (аннан соңгы директоры), В.П. Теплов (соңрак Печора-Илыч һәм Ока саклаулыкларына җитәкчелек итә), ТАССР Үзәк музее директоры Н.И. Воробьев һәм башкалар. 1968 елда оренжерея яңартып төзелә, аның биеклеге һәм мәйданы арттырыла. Хайваннарны ачык вольерларда тоту өчен зооботаника бакчасын киңәйтү карала.

Казан зооботаника бакчасы 1996 елдан Европа зоопарк һәм аквариумнар ассоциациясе (EAZA), 1997 елдан Евро-Азия зоопарклар һәм аквариумнар төбәк ассоциациясенең (EARAZA) хакыйкый әгъзасы.