- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 20 км төньяк-көнбатыштарак, Дала Зәе елгасыннан 1 км читтә урнашкан
Авылга XIX йөз башында (башка мәгълүматларга караганда, 1700 елда) татар авылы Налим урыны тирәсендә руслар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Нолинский Завод, Солововский Завод исемнәре белән дә билгеле.
1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә.
XIX йөздә авылда кирпеч һәм шикәр заводлары эшли. XX йөз башында су тегермәне эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 406 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Урсалы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Бөгелмә, 1924 елдан Чаллы кантоны составында.
1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.
Хәзер Ямаш авыл җирлеге составына керә.
1931 елда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Н.В.Горохов). 1952 елда “Смычка” (Березовка авылы) һәм Чапаев исемендәге колхоз (Ямаш авылы) белән берләшә. 1957 елда Чапаев исемендәге колхоз базасында “Акташ” совхозы оештырыла.
Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1859 елда – 76,
1889 елда – 130,
1897 елда – 125,
1910 елда – 232,
1926 елда – 239,
1938 елда – 279,
1949 елда – 319,
1958 елда – 225,
1970 елда – 243,
1979 елда – 165,
1989 елда – 76,
2002 елда – 87,
2010 елда – 175,
2015 елда – 125 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.