Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (завод хуҗасы В.П.Шелашников карамагында) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, алпавытның селитра заводында эшләү, умартачылык һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге таралган була.

1892−1904 елларда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе эшли. 1910 елгы мәгълүматларга караганда, авылда земство мәктәбе (1892 ел), 2 су тегермәне, май язу заводы була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 915 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1918 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе − Варвара, 1918 елдан Кичү волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Бөгелмә, 1924 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Кичү авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб эшли.

Күренекле кешеләре

И.Г.Чеков (1929−2011) – инженер-механик, ТАССРның атказанган төзүчесе, Әлмәт спираль җөйле торбалар җитештерү кыр базасы директоры (1973–1989 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 350,
1889 елда – 538,
1897 елда – 746,
1910 елда – 855,
1926 елда – 914,
1938 елда – 776,
1949 елда – 643,
1958 елда – 528,
1970 елда – 455,
1979 елда – 337,
1989 елда – 191,
2002 елда – 203,
2010 елда – 205,
2015 елда – 206 кеше (руслар).