Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Акташ волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 25 гыйнварыннан Әлмәт районында.

Хәзер Иске Михайловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Үрнәк” колхозы оештырыла. 1946 елда “Ударник” колхозы составына керә, ул 1950 елда “Кызыл байрак” колхозы белән берләшә.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 68,
1938 елда – 159,
1949 елда – 184,
1958 елда – 137,
1970 елда – 201,
1979елда – 127,
1989елда – 74,
2002 елда – 60,
2010 елда – 38,
2015 елда – 71 кеше (татарлар – 95%).