- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 30 км төньяк-көнбатыштарак, Ямаш елгасы (Дала Зәе елгасының уң кушылдыгы) буенда урнашкан
Беренче исеме – Софьино.
Авылга 1830−1840 елларда Яңа Никольский авылы хуҗасы алпавыт Н.И.Пасмуров, крепостной крәстияннәренең бер өлешен күчереп, нигез сала.
1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Пасмуровлар карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, читкә китеп эшләү һәм вак һөнәрчелек таралган була.
Авылда икмәк саклау һәм сату кибете эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 115,16 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан Минзәлә кантоны составында, 1921 елдан − ТАССРның Чаллы кантоны Акташ волостенда.
1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.
Хәзер Ямаш авыл җирлеге составына керә.
1930 еллар башында “Смычка” колхозы оештырыла (беренче рәисе – П.А.Прибольшаков).
1952 елда Чапаев исемендәге колхоз (Нолинка авылы) белән берләшә. 1957 елда Чапаев исемендәге колхоз базасында “Акташ” совхозы оештырыла.
1896 елда – 216,
1906 елда – 185,
1912 елда – 206,
1920 елда – 258,
1926 елда – 319,
1938 елда – 307,
1949 елда – 269,
1958 елда – 218,
1970 елда – 188,
1979 елда – 115,
1989 елда – 33,
2002 елда – 27,
2010 елда – 47,
2015 елда. – 38 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.