Тарихы

Авыл 1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрле чыганакларда Югары Биктимер исеме белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы татарлар, шул исәптән чукынган, икътисади крәстияннәр) Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1893 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, соңрак укырга-язарга өйрәтү мәктәбе була (1903 елда 31 ир бала һәм 17 кыз бала укый).

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1388 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Ташбилге авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда колхоз оештырыла, 1951 елда эреләндерелгән “Югары Актай” колхозы составына керә. 2002 – 2003 елларда “Югары Актай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәгариф һәм мәдәният

1979 елга кадәр урта мәктәп эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – монголларга кадәрге чор Болгар авыллыгы бар. 1913 елда XIV йөзгә караган 500 көмеш тәңкә хәзинәсе табыла.

Күренекле кешеләре

А.Н.Филатов (1946 елда туган) – тарих фәннәре докторы, пофессор, Казан эшмәкәрлек һәм идарә институты ректоры (1993 елдан), Казан социаль-гуманитария техникумы директоры (2000 елдан).

Халык саны

1782 елда – 73 ир заты;
1859 елда – 380,
1897 елда – 591,
1908 елда – 771,
1920 елда – 715,
1926 елда – 507,
1938 елда – 350,
1949 елда – 272,
1958 елда – 196,
1970 елда – 166,
1979 елда – 123,
1989 елда – 56,
2002 елда – 56,
2010 елда – 31,
2015 елда – 35 кеше (руслар, татарлар).