Эчтәлек

Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларындагы тарихи язмаларга һәм риваятьләргә нигезләнеп, билгесез автор тарафыннан төзелгән.

«Дәфтәре Чыңгызнамә»нең авторы дип 1670–1671 еллардагы Крәстиян сугышында катнашкан дин эшлеклесе Идрис хафиз фаразлана.

Әсәр Чыңгыз хан нәселе, Аксак Тимер, Гайсә улы Әмәт, Идегәй, төрле ханнарның яшәү урыны, биләмәләре турындагы 6 повесть-бүлектән тора; соңгы өлеше «Татар елъязмасы» буларак та мәгълүм.

Әсәрнең теле гади һәм тасвирлы, әйтемнәргә, фразеологизмнарга бай.

«Дәфтәре Чыңгызнамә»не беренчеләрдән булып И.Хәлфин өйрәнә. 1822 елда ул «Дәфтәре Чыңгызнамә» әсәренең җыелма текстын һәм аның кушымта рәвешендә урнаштырылган татарча-русча сүзлеген бастырып чыгара. Басма Казан университеты студентларына, Казанның Беренче ир балалар гимназиясе укучыларына татар телен өйрәнү өчен әсбап булып хезмәт итә.

«Дәфтәре Чыңгызнамә»нең иң тулы басмасын 1882 елда Ф.Җиһаншин нәшер итә.

40 тан артык күчермәсе билгеле.

Әдәбият

Газиз Г., Рәхим Г. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәвере. Казан, 1925;

Усманов М.А. Татарские исторические источники. XVII-ХVIII вв. Казань, 1972;

Абилов Ш.Ш. Книга дастанов // Средневековая татарская литература (VIII-XVIII вв.). Казань, 1999;

Иванич М. «Дафтар-и Чингиз-наме» как источник по истории кочевых обществ // Источниковедение истории Улуса Джучи (Золотой Орды). От Калки до Астрахани. 1233-1556. Казань, 2002.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов