Тарихы

1730 еллар ахырында Польшаның вак дворяннар нәселеннән чыккан кешеләр нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, тирә-як татар авыллары крәстияннәренә арендага җир биреп тора.

1900 елгы мәгълүматлар буенча, авылда полиция үрәтниге, урманчы hәм ветеринария белгече фатирлары урнаша; Покров Пресвятой Богородицы чиркәве (1910–1915 елларда чиркәүнең яңа бинасы төзелә; архитектура истәлеге, гыйбадәтләр уздырылмый), земство (1883 елда ачыла) hәм чиркәү-приход мәктәпләре, авырулар кабул итү пункты (табиб, фельдшер hәм акушер кабул итә), халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче попечительлек оешмасы, май заводы, чәйханә, 2 су тегермәне була; пәнҗешәмбе саен базар, ярминкә (1–4 октябрьдә) эшли.

1910 елда Халык мәгариф министрлыгы мәктәбе, 2 хәрби хезмәткә алу участогы ачыла; 3 нче су тегермәне төзелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 8368 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Иске Куак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ленинский путь” колхозы оештырыла. Халкы “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1992 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (1980 елдан), мәдәният йорты, китапханә, дәвалау амбулаториясе, Покров Пресвятой Богородицы чиркәве (2013 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Кнопочки” (1999 елдан), “Рябинка” (2008 елдан) балалар хореография ансамбльләре, “Споёмте друзья” вокаль коллективы (2009 елдан), “На пути к творчеству” театр коллективы (2010 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Разливная речка” чишмәсе бар.

Авылда Гражданнар сугышында Колчак акгвардиячеләре белән көрәштә һәлак булган кызылармиячеләрнең туганнар каберлеге (1960 ел, тарих истәлеге) бар.

Күренекле кешеләре

И.А.Заварыкин (1916–1945) – очучы, капитан, Советлар Союзы Герое, Кызыл Байрак ордены кавалеры (ике тапкыр), Лениногорск шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала, Геройлар аллеясында бюсты, туган авылында обелиск куелган;

Н.К.Тиханов (Тихонов) (1895–1978) – язучы, РСФСР Язучылар берлегенең 1 нче Учредительләр съезды делегаты (1958 ел);

В.И.Яницкий (1916–1992) – очучы, Советлар Союзы Герое, полковник, Ленин, Кызыл Байрак,1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) оденнары кавалеры.

Халык саны

1762 елда – 1073,
1795 елда – 1410,
1859 елда – 994,
1889 елда – 1541,
1897 елда – 1838,
1900 елда – 1849,
1910 елда – 1886,
1920 елда – 2236,
1926 елда – 1997,
1938 елда – 1687,
1949 елда – 1168,
1958 елда – 1064,
1970 елда – 1092,
1979 елда – 1137,
1989 елда – 1014,
2002 елда – 1024,
2010 елда – 998,
2017 елда – 936 кеше (2002 елгы халык санын алу буенча, руслар – 68%).