Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә итү тарала.

Беренче мәхәллә мәчете 1900 елда тузган мәчет урынына салына (1934 елда ябыла, 1971 елга кадәр биредә клуб була); икенче мәхәллә мәчете XVIII йөз уртасында төзелә (1940 елда тузган бина сүтелә); өченче мәхәллә мәчете нараттан эшләнә (1938 елда манарасы киселә, сугыштан соң авыл үзәгенә күчерелә, 1971 елга кадәр бинасында медпункт була).

XX йөз башында 3 мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, 8 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3447 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Каргалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Шахмай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз (беренче рәисе – С.Әхмәтшин) оештырыла. 1958 елда «Татарстан» колхозына (үзәк утары – Шахмай авылы) кушыла. 1989 елдан – К.Маркс исемендәге колхоз (Чертуш авылы – үзәк утары), 1996 елдан – «Чертуш» күмәк предприятиесе, 2000 елдан – «Чертуш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан – «Сөт иле» колхозы, 2005 елдан – «Вамин», 2008 елдан «Агро-Основа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге һәм дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 2007 елда – тулы булмаган урта (яңа бина төзелә), 2011 елда – башлангыч мәктәп, 2012 елда – башлангыч мәктәп–балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1972 елдан, 2013 елда яңа бина төзелә), китапханә (1993 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан); мәдәният йорты каршында «Хатирә» фольклор ансамбле, «Ялкын» театр төркеме, авыл тарихына багышланган музей почмагы (барысы да – 2018 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән «Школьный» (элекке атамасы – «Серединка») чишмәсе бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Чертуш авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Чертуш I, III авыллыклары (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Чертуш II авыллыгы (Имәнкискә культурасы, монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Чертуш IV авыллыгы (гомумболгар истәлеге), Чертуш каберлеге (гомумболгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

Җ.Д.Алмазов (1916–1979) – тел белгече-текстолог, археограф;

Б.М.Мусин (1994 елда туган) – билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча Дөнья чемпионы (2020, 2022 елларда);

Г.Г.Рәшиди (1848–1923) – шагыйрь.

Халык саны

1782 елда – 122 ир-ат;
1859 елда – 897,
1897 елда – 1682,
1908 елда – 2165,
1920 елда – 1899,
1926 елда – 1384,
1938 елда – 886,
1949 елда – 532,
1958 елда – 451,
1970 елда – 506,
1979 елда – 380,
1989 елда – 256,
2002 елда – 327,
2010 елда – 295,
2020 елда – 346 кеше (татарлар).