Тарихы

1931 елда Шөгер район үзәге поселогы буларак нигез салына.

1870 елларда Америка сәнәгатьчесе Л.Шандор авыл территориясендә механика остаханәләре төзетә, нефть чыгару өчен 2 скважина бораулата. 1881 елда гудрон (битум) заводы ача. Ярым кустарьлык формасында шахталардан комташ чыгару бик кыйммәткә төшә. Л.Шандор 1881 елда үзенең заводын Сызрань асфальт заводы ширкәтенә сата. 1887 елда табыш бирмәве сәбәпле завод ябыла.

1906 елда яңа битум заводы төзелә, 1922 елга кадәр эшли. 1924 елдан завод Халык Хуҗалыгы Советы каршындагы Асфальт бюросы карамагында була. 1934 елда яңа төп корпус – таш биш катлы бина төзелә. Бөек Ватан сугышы елларында завод хәрби техниканың аккумулятор батарейкалары өчен продукция эшләп чыгара.

Административ-территориаль буйсынуы

1950 елның 11 гыйнварыннан – шәһәр тибындагы поселок, 1959 елның 12 октябреннән – Лениногорск районы составында, 2004 елның 25 октябреннән – авыл.

Хәзер Шөгер авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1943 елда авыл янында 1 нче скважинадан Татарстанда беренче сәнәгать нефте алына. 1945 елга завод коллективы бензинның 2 сортын чыгаруны үзләштерә. 1958 елда нефть сәнәгате системасына керә. 1976 елдан – “Татнефть”, 1998 елдан – “Татнефтебитум” составында, 2002 елдан – “Лениногорскнефть” НГДУ цехы. 2009 елда завод туктатыла, 2013 елда ябыла.

2015 елда аның территориясендә ачык һавада Нефть музее ачыла. Музей комплексы составына шахта, эретү бинасы, тар колеялы тимер юллар, нефтьтән битум ясау цехы керә.

1931 елда авылда “Совет” колхозы оештырыла. 1937 елдан – машина-трактор станциясе, 1961–2005 елларда “Сельхозтехника” эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда завод башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – урта (1977 елдан яңа бинада), 2011 елдан В.П.Чкалов исемендәге мәктәп итеп үзгәртелә.

1931 елда – беренче балалар бакчасы (1965 елдан яңа бинада), 1934 елда участок хастаханәсе (1984 елдан яңа бинада, хәзер дәвалау амбулаториясе) ачыла.

1936 елда мәдәният йорты җирлегендә профессиональ театр булдырыла.

Авылда шулай ук 2 китапханә (1952 һәм 1956 елларда), 2 балалар бакчасы (1985 һәм 2014 елларда), балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (2000 елдан), ветеринария дәвалау йорты (1968 елдан), күп функцияле үзәк (2014 елдан), Фаяз Ибраһим мәчете (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Шөгер халык театры” (1961 елдан, 1970 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – И.Сибаев), “Сандугач” фольклор ансамбле (2002 елдан), “Кояшкай” балалар вокаль ансамбле (2005 елдан) эшли.

Авылда И.Х.Мурзин бюсты куелган.

Төзекләндерелгән “Табыр” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

М.И.Әхмәтҗанов (1939 елда туган) – әдәбият галиме, археограф, фольклорчы, филология фәннәре докторы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.И.Ибраһимов (1950–2014) – табиб, РФнең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, ТРның атказанган табибы, Шөгер участок хастаханәсе баш табибы (1984–1994 елларда), “Бәкер” курорты баш табибы (1994–2014 елларда);

Р.Ә.Хәбиров (1959 елда туган) – терапевт, медицина фәннәре докторы, профессор, Медицина университеты клиникасы (2006–2014 елларда), Республика балалар психоневрология шифаханәсе (2019 елдан) баш табибы;

Ф.Ә.Хәбиров (1949 елда туган) – невропатолог, медицина фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган табибы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, нерв авырулары буенча Республика клиник-диагностика үзәге җитәкчесе (1997 елдан), Республика клиник неврология үзәге баш табибы;

Ф.М.Шәрәфетдинов (1922–2005) – нефтьче, бораулау остасы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1989 елда – 2 мең,
2002 елда – 2,2 мең,
2010 елда – 2096,
2017 елда – 2147 кеше (2002 елгы халык санын алубуенча, татарлар – 88%, руслар – 7%, мордвалар – 6,3%, чуашлар – 2,2%).