Тарихы

1830 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Рус Сугышлысы (Шегушла), Кислинка исемнәре белән телгә алына. 1940 елларга кадәр рәсми атамасы – Северовка.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 527 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Кузайкино волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Яңа Чыршылы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1960 елдан – “Путь к коммунизму” колхозы (Яңа Чыршылы поселогы, Алёшкино, Горкино, Кузайкино авыллары), 1967 елдан – “Яңа Чыршылы” совхозы, 2003 елдан “Яңа Чыршылы” күмәк предприятиесе составында, 2005–2015 елларда – “Чулпан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халык саны

1859 елда – 344,
1889 елда – 212,
1910 елда – 240,
1920 елда – 242,
1926 елда – 239,
1938 елда – 251,
1949 елда – 217,
1958 елда – 249,
1970 елда – 300,
1979 елда – 219,
1989 елда – 12,
2002 елда – 7,
2010 елда – 17,
2017 елда – 10 кеше (руслар).