Тарихы

1746 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек, җилгәргеч, орчык ясау, чабата үрү тарала.

1883 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, су тегермәне, нефть заводы була.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2681 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Кармалкасы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1969 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Сарабиккол авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Магнит” артеле оештырыла, 1962 елда – “Урал” колхозы итеп үзгәртелә, 2007 елдан – “Сатурн-Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1970 елда – урта мәктәп (шул ук елны яңа мәктәп төзелә), 2002 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1987 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (1936 елдан, 2005 елдан мәктәп бинасында), китапханә (1935 елдан, 1987 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1988 елдан), мәчет (1998 елдан) бар.

Мәктәптә 1997 елда – сугышчан һәм хезмәт даны музее, ә мәдәният йорты бинасында авыл тарихы музее ачыла.

Мәдәният йорты каршында “Алтын битлек”, “Өмет” – театр, “Алтынчәч” – вокаль (барысы да – 2005 елдан), “Тынгысызлар” – фольклор, “Тиктормаслар”, “Яшьлек” – хореография (барысы да – 1987 елдан) коллективлары эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән 11 чишмә бар (“Мәгъсут чишмәсе”, “Бабай чишмәсе”, “Тегермән чишмәсе”, “Күкертле чишмә”, ”Хөббәт чишмәсе” һ.б.).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана – I һәм II Сарабиккол табылдыгы (Имәнкискә һәм Болгар культурасы)

Күренекле кешеләре

Р.З.Алтынбаев (1948 елда туган) – сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, социология фәннәре докторы, Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы (1990–1999 елларда), РФ Федераль Җыенының Федерация советы әгъзасы (2000–2012 елларда), Дуслык ордены кавалеры;

Г.А.Баһаветдинов (1923–1945) – сержант, Советлар Союзы Герое, Лениногорск шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала һәм Геройлар аллеясында бюсты куелган, туган авылында обелиск урнаштырылган;

Ә.Х.Борһанов (1920–2018) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТР ФАнең шәрәфле академигы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

М.Х.Зәбиров (1932 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.Г.Каюмов (1926–2009) – механизатор, слесарь-инструментальщик, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1746 елда – 56,
1785 елда – 114 ир-ат;
1795 елда – 178,
1859 елда – 1156,
1864 елда – 1156,
1889 елда – 2008,
1897 елда – 2004,
1900 елда – 2551,
1910 һәм 1920 елларда –2580шәр,
1926 елда. – 2207,
1938 елда – 1560,
1949 елда – 1358,
1958 елда – 1975,
1970 елда – 1317,
1979 елда – 1035,
1989 елда – 769,
2002 елда – 735,
2010 елда – 689,
2017 елда – 643 кеше (татарлар).