Биография

1949 елның 3 февралендә Симферополь шәһәрендә туган.

А.Н.Пудовик шәкерте. Казан университетын тәмамлый (1971). 1973 елдан Россия фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында, 1993 елдан гамәли тикшеренүләр бүлеге мөдире, 1996 елдан фосфорорганик кушылмалар стереохимиясе лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фосфор, күкерт, кремнийорганик кушылмаларның синтезына, структурасына, реакциягә керә алуына карый. Өч валентлы фосфор кушылмаларының ике юнәлештә реакциягә керә алу сәләтен ачыклый, өч валентлы фосфор кислоталары тиочыгарылмалары химиясендә кушылу реакцияләренең яңа юнәлешен үстерә. Фосфор сульфидларының реакциягә керүчәнлеге турында яңа мәгълүмат ала.

Хезмәтләре молекулалар эчендә күкерт, фосфор һ.б. элемент атомнары катнашында валентсыз һәм күп валентлы үзара тәэсирләшүләрен өйрәнүгә, шулай ук региональ экологик проблемаларны хәл итүгә, табигый кушылмалар химиясе өлкәләренә карый.

Хезмәтләре

Получение и свойства органических соединений серы. М., 1998 (автордаш).

Проблемы экологической химии Республики Татарстан. Казань, 1998 (автордаш).

On Rupture of P-E Bond of the Trivalent Phosphorus Derivatives // Chemistry of Organophosphorus Compounds. Moskow, 1989 (автордаш).