Биографиясе

1934 елның 30 марты, Казан — 2023 елның 9 ноябре, Казан.

Казан сәнгать училищесен (1954), Львов гамәли-сәнгать институтын (1960) тәмамлый.

1960 елдан Казанда яши һәм иҗат итә. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987).

Килдебәков Р.Ә. Зәңгәр фонда автопортрет. 1964

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Килдебәков Р.Ә. Челтәр үрүчеләр. 1962–1964

Киндер, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Килдебәков Р.Ә. Кукмара итекләре. 1979

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Р.Килдебәков – сәнгатьнең күп төрләрен һәм жанрларын: монументаль-бизәлеш, станлы нәкышь, графика, гобелен сәнгатен гамәлгә ашырган күпкырлы талант иясе.

Казанда С.М.Бубеннов һәм В.М.Маликов белән автордашлыкта «Волга» кунакханәсе фасадын – «Казан – биш диңгез порты» сграффитосы (1961); С.М.Бубеннов һәм В.К.Федоров белән автордашлыкта тимер юл вокзалы бинасын – «Казан – Татарстан башкаласы» сграффитосы (1967); «Татарстан» кунакханәсенең банкетлар залын – каюлы күн панносы (1970); В.В.Карамышев белән автордашлыкта Төзүчеләр мәдәният сараеның тамаша залын смальта мозаикасы (1972) белән бизи.

Р.Килдебәковның Чаллы «Энергетик» мәдәният сараендагы «Энергия» мозаикасы (1973), Минзәлә Мәдәният йортындагы «Минзәлә җире» смальта мозаикасы Татарстанның монументаль-бизәлеш сәнгатендә җитди этап булып тора. Р.Килдебәков шулай ук Казандагы элекке Яшьләр үзәгенең йөзү бассейны бинасында (1978) һәм элекке «Казан» санаторие биналары фасадларында смальтадан ясалган мозаика паннолары («Яз», «Җәй», 1980) иҗат итә.

Р.Килдебәковның станлы нәкыше һәм графикасы символик образларны гомумиләштерүдә декоратив-пластика байлыгы, төсләр һәм тоннар күчешенең төрлелеге белән аерылып тора. Рәссамның программ хезмәтләре: «Әңгәмә» («Карт белән балык», 1964), «Челтәр үрүчеләр» (1962–1964), «Зәңгәр фонда автопортрет», «Рәссамның хатыны портреты» (икесе дә 1964 елда), «Кызыл атка атланган малай» (1965) – Р.Килдебәков картиналарында сәнгати алым үсешен билгеләүче үзенчәлекле сыйфатларны гәүдәләндерә.

1970 елларда Р.Килдебәков татар халык нәфис кәсепчелек темасына багышланган әсәрләр сериясен: «Арча осталары», «Арча натюрморты», «Кукмара итекләре» һәм башка картиналар иҗат итә.

1980 елларда Г.Тукай образы һәм аның шигъриятендә гәүдәләндерелгән рухи традицияләр темасына («Г.Тукай лирикасыннан», «Өч шагыйрә» (икесе дә – 1986)); татар халкы тарихындагы фаҗигале вакыйгаларга («Мөһаҗирләр», «Чукындыру», «Мөртәт» һәм башкалар) мөрәҗәгать итә; 1990 елларда урта гасырлар татар тарихы, мөселман Шәрык дөньясы темасын Коръәнне сәнгатьле-образлы шәрехләү аша жанрлы әсәрләр сериясен («Чыбык-чабык күтәргән карчык», 1990; «Кунакка», 1992; «Хаҗиләр», 1992; «Кайту», 1992; «Җирсү», 1999; «Биюче суфый», «Лачын белән ауга йөрү», икесе дә – 2003 елда; «Касыйм-калада кыш. Сөембикә улы белән», 2005) тудыра.

Р.Килдебәковның графика иҗаты киң диапазонлы: каләм һәм тушь белән эшләнгән рәсем, акварель, гуашь, офорт, плакат сәнгате. Аның тарафыннан «Татар халык әкиятләре» (1964), «Цирк» (1970), «Урта Азия буйлап» (1983) һәм башка график серияләр әзерләнә.

Р.Килдебәковның хезмәтләре арасында – сәнгать әсәрләренә тематик һәм стилистик яктан якын торган гобелен эскизлары; автордашы һәм башкаручысы – хатыны М.С.Килдебәкова.

Килдебәков Р.Ә. Кунакка. 1992

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Килдебәков Р.Ә. Хаҗиләр. 1992

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Килдебәков Р.Ә. Биюче суфый. 2004

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1960 елдан), төбәк – «Зур Идел» (Куйбышев шәһәре, 1964; Волгоград шәһәре, 1969; Горький шәһәре, 1974; Казан, 1980, 1991), бөтенроссия (Мәскәү, 1967); ТАССРның Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә — Татарстан рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1980), Татарстан рәссамнары (Уфа, 1988; Каракалпак АССР, Нукус, 1989), Казанның 1000 еллыгына – «Татарстан рәссамнары» (Мәскәү, 2005); Җиңү көненә багышланган бөтенроссия һәм башка күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1994, 2014, 2019 елларда (Казан) үткәрелә.

Килдебәков Р.Ә. Г.Тукай лирикасыннан. 1986

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгында, Нукус Сынлы сәнгать музеенда, Халык иҗаты һәм этнография музеенда (Яшел Үзән шәһәре), Саратов сәнгать музеенда саклана.

Килдебәков Р.Ә. Өйдә. 1997

Йон, туку. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Килдебәков Р.Ә. Мисырга качу. ХХ йөз ахыры

Йон, туку. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011). Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән (2015).

Автор – Д.Д.Хисамова