Тарихы

1770 елларда Иске Үтәмеш авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 564 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спиридонов волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 12 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Яңа Иштирәк авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Дирижабль” колхозы оештырыла, 1950 елдан “Татарстан” колхозы составында. 1959 елда “Татарстан” һәм “Пролетарий” (Спиридоновка авылы) колхозлары “Дружба” колхозына берләштерелә. 1994 елда – “Дружба” колхозы “Дружба” күмәк предприятиесе, 2010 елда “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1785 елда – 39 ир-ат;
1889 елда – 129,
1910 елда – 207,
1920 елда – 327,
1926 елда – 258,
1938 елда – 249,
1949 елда – 245,
1958 елда – 205,
1970 елда – 183,
1979 елда – 132,
1989 елда – 39,
2002 елда – 18,
2010 елда – 6,
2017 елда – 4 кеше (татарлар).