Тарихы

1760 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Шешминка исеме белән билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство хастаханәсе, сәүдәгәр О.Е.Юрьинның су тегермәне, локомобиль була. Авыл җәмәгатенең имана җире 146 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Cходнев волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Глазово авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Пролетарская Победа” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.М.Бостриков), 1953 елдан – Ворошилов исемендәге колхоз, 1957 елдан – “Лениногорский” совхозы, 1978 елдан – “Глазовский” совхозы (Петропавловка, Үрнәк-Күмәк авыллары), 2003 елдан – “Үрнәк” күмәк предприятиесе, 2006 елдан “Йолдыз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2008 елга кадәр авылда тулы булмаган урта мәктәп эшли.

Авыл территориясендә төбәк өчен әһәмиятле “Степной” комплекслы дәүләт табигать заказнигы урнашкан.

Төзекләндерелгән “Никольский чишмәсе” бар.

Халык саны

1859 елда – 276,
1889 елда – 235,
1897 елда – 340,
1926 елда – 543,
1938 елда – 543,
1949 елда – 460,
1958 елда – 328,
1970 елда – 379,
1979 елда – 265,
1989 елда – 125,
2002 елда – 106,
2010 елда – 74,
2017 елда – 83 кеше (руслар – 79%, татарлар – 21%).