Тарихы

1760–1780 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Вершина исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1003 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Кузайкино волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Куакбаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 еллар башында авылда “Кызыл Йолдыз” колхозы оештырыла, 1958 елда К.Маркс исемендәге колхоз белән берләштерелә (Куакбаш авылы), 1994 елдан – К.Маркс исемендәге күмәк предприятие, 2006 елдан – “Маркс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли, клуб бар.

Халык саны

1859 елда – 344,
1889 елда – 505,
1910 елда – 606,
1920 елда – 594,
1926 елда – 521,
1938 елда – 436,
1949 елда – 392,
1958 һәм 1970 елларда – 313 шәр,
1979 елда – 230,
1989 елда – 163,
2002 елда – 134,
2010 елда – 86,
2017 елда – 109 кеше (татарлар).