Эчтәлек

Чыгышы Европадан. Беренче конструкциясен 1822 елда немец остасы К.Ф.Л.Бушман эшли.

Гармун – татар халкында киң таралган музыка коралларыннан берсе.

Барлык гармуннарга тартып уйнау принцибы һәм авазлар чыганагының конструктив үзенчәлекләре уртаклыгы хас.

Аваз чыганагы – металл планкаларның махсус ярыклары («тәрәзәләре») өстенә беркетелүче, иркен дерелдәүче металл телләр. Мехлар кысылганда һәм тартылганда һава агымы тәэсирендә авазлар барлыкка килә.

XIX йөздә уйлап табылганнан соң ук Россиядә тарала башлый.

Татарлар арасында бер рәтле рус һәм немец көйләнешле гармуннар, соңыннан төрле конструкцияле ике рәтле рус һәм немец көйләнешле «Саратов гармуны», «бараксин» (Вараксин), «тальян гармун» (вятский), «рус гармуны», «концерт гармуны» була.

Татарларда «бараксин» һәм тальян гармуннары, гадәттә, до-, ре-, яисә ми-мажорга көйләнелә.

Фабрикада һәм һөнәрчелек ысулы белән эшләнгән гармуннар файдаланыла. Аларда халык җырлары, көйләре һәм башка әсәрләр башкарыла.

Әдәбият

Мирек А.М. Из истории аккордеона и баяна: Возникновение, производство, усовершенствование и распространение гармоники. М., 1967;

Мирек А.М. Справочник по гармоникам. М., 1968;

Вертков К., Благодатов Г., Язовицкая Э. Атлас музыкальных инструментов. М., 1975;

Нигмедзянов М.Н. Татарские народные инструменты // Музыкальная фольклористика. М., 1978. Вып. 2;

Яковлев В.И. Традиционные музыкальные инструменты Волго-Уралья. Казань, 2001.                           

 Автор – Р.Ф.Халитов