Псевдонимы мордва этник төркеменең үзатамасыннан, чын фамилиясе Нефёдов.

Биографиясе

1876 елның 27 октябре, Сембер губернасы, Алатырь өязе Баево авылы — 1959 елның 24 ноябре, Мәскәү; Мордва Республикасының Саранск шәһәрендә җирләнә.

Алтышево авылында чиркәү каршындагы мәктәпне тәмамлый. 1893 елда Эрьзя Казанга килә, П.А.Ковалевскийның иконалар язу остаханәсендә укый һәм эшли, аның җитәкчелегендә Арча шәһәрендәге чиркәүне бизи, Казан сынлы сәнгать училищесендә дәресләр ала.

Мәскәүдә Строганов сәнгать-сәнәгать училищесендә (1901–1902), Мәскәү сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура училищесендә (1902–1906) С.М.Волнухинда һәм П.П.Трубецкойда укый.

1906–1914 елларда Италиядә, Франциядә яши, дөньякүләм танылу ала; Венециядә, Миланда үткәрелгән халыкара күргәзмәләрдә (1909), Париждагы Көзге салонда (1912) катнаша.

1918 елдан башлап Россиядә — Екатеринбург, Новороссийск, Батуми, Баку шәһәрләрендә яши.

Рус скульпторлары җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1926).

1927–1950 елларда Аргентинада яши, 1951 елда Мәскәүгә әйләнеп кайта.

Иҗаты

С.Д.Эрьзя. «Испан кызы». 1942

С.Д.Эрьзя исемендәге Мордва республика сынлы сәнгать музее

Портрет остасы, монументалист, станлы композицияләр авторы буларак, Эрьзя дөнья сәнгате үсешендәге яңа стиль тенденцияләрен (модерн) һәм мордва халкының агачка уеп ясау традицияләренә таянып иҗат итә.

Аргентинада Эрьзя иҗатына сельва индеец кабиләләре сәнгате зур йогынты ясый.

Әсәрләрен гипс, мәрмәр, бронза, тимер-бетоннан ясый. Аның агач эшләнмәләре милли үзенчәлек белән аерылып тора (Кавказ имәне, чикләвек, Көньяк Америка агачлары — альгарробо, квебрахо, урундай); монументаль эшләрен цементтан, гипстан башкара.

Төп әсәрләре: «Эшләпәле хатын» (1906), «Сагыш» (1908), «Кул-аяклары кадакланган Христос» (1910), «Автопортрет», «Эрьзя хатын-кызы», «Монгол хатын-кызы» (барысы да — 1915), «Мордва хатын-кызы башы» (1917), «Һава» (1919), «Тоткын» (1920), «1905 елгы революция корбаннары» (1926), «Бетховен», «Леда һәм аккош» (икесе дә — 1930), «Лев Толстой», «Ялангач хатын-кыз» (икесе дә — 1930), «Моисей» (1932), «Ялкынлы» (1934), «Мордва крәстияне» (1037), «Микеланджело», «Сократ» (икесе дә — 1940), «Инк кызы», «Аргентина хатын-кызы» (икесе дә — 1941), «Мордва карты» (1944), «Хатын-кыз портреты» (1954), «Мәхәббәт» (1955) һ.б.

Әсәрләре Третьяков галереясында, Рус музеенда, Мордва Республикасының С.Эрьзя исемендәге сынлы сәнгать музеендагы Эрьзя галереясында һ.б.да, күпчелеге чит илләрдә саклана.

С.Д.Эрьзя. «Бию (Балерина)». 1930

С.Д. Эрьзя исемендәге Мордва республика сынлы сәнгать музее

Истәлеге

Туган авылы Баевода Эрьзяның Музей-йорты ачыла.

Әдәбият                

Полевой Б. С.Эрьзя (Степан Дмитриевич Нефёдов). Саранск, 1961; 

Сутеев Г.О. Скульптор Эрьзя: Биографические заметки и воспоминания. Саранск, 1968; 

Абрамов К.Г. Сын эрзянский: В 3 кн. М., 1974–77; 

Степан Дмитриевич Эрьзя (Нефёдов): Альбом. Саранск, 1981; 

Эрьзя на Родине: Альбом. Саранск, 1996; 

Скульптор Эрьзя: Кн.-альбом. Саранск, 2006; 

Розенберг Н.А. Степан Эрьзя. Аргентинский период: на пересечении культурных традиций. СПб., 2007.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова